“Ак калфак”лылар Кәрәкәшледә очрашты

2022 елның 29 марты, сишәмбе

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Кәрәкәшле авылында узды.

Республика татар хатын-кызлары оешмасының Зөлфия Әминова җитәкчелегендәге Ютазы җирле бүлекчәсе әгъзалары, район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә, дүшәмбе көнне, Кәрәкәшле авылында очрашты. Быел илебездә игълан ителгән халык сәнгате һәм Рәсәй халыкларының мәдәни мирас елы уңаеннан, татар телен, аның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауны максат иткән “Халкыбызның күңел җәүһәрләре” чарасының беренче өлеше авылның туган як тарихын өйрәнү музееннан башланды. Һәм бу юкка гына түгел. Чөнки ике гасырдан артык тарихы булган Кәрәкәшлегә нигез салынуга быел 265 ел тулса, музейның рәсми төстә ачылуына 35 ел була.

Кунакларны музей директоры, “Ак калфак” оешмасының Кәрәкәшле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина каршылады. Ул чарага килүчеләрне бай тарихлы авылның көнкүреше, танылган шәхесләре, татар язучыларының хатлары, кызыклы экспонатлар белән таныштырды.

Очрашуның икенче өлеше мәдәният йортында дәвам итте. Биредә кунакларны Кәрәкәшле авылы җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Исхакова сәламләде. Шулай ук бүлекчә җитәкчесе Гөлнара Хәмидуллина һәм әти-әниләр катнашында “Ләйсән” балалар бакчасында узган “Каз өмәсе” бәйрәменнән видеофильм тәкъдим ителде.

 “Чишмә” ансамбле чыгышын да очрашуга килүчеләр җылы кабул итте. Аеруча “Кашыклар көе” аларның күңеленә хуш килде. Шуны билгеләп узарга кирәк, нинди генә авыр заманнарда да халкыбыз борчу-хәсрәткә бирешмәгән, җырын да җырлаган, такмагын да чыгарган, тыпырдатып биегән дә. Өстәвенә, кул астындагы көнкүреш әсбапларыннан көйләр дә чыгарган. Һәм бу осталык, җыр-моңга мәхәббәт, буыннан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән. Мәсәлән, кашыклар ярдәмендә көй чыгару шундый шөгыльләрнең берсе дисәк, ялгышмабыз. Бу уңайдан мәдәният йортының музыка җитәкчесе, баянчысы Гөлүсә Газизуллина чарага килүчеләргә “Кашык уйнату” буенча осталык дәресе уздырды һәм агач кашыклар белән эшләүнең төрле алымнарына, серләренә төшендерде.

Матур гадәт буенча, бу көнне иң актив оешма әгъзаларына - Гүзәл Бикчәнтәевага (Бәйрәкә), Дания Вәлиәхмәтовага (Акбаш), Гөлнара Хәмидуллинага (Кәрәкәшле), Гөлнара Газизуллинага (Кече Урыссу), район мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллинага  Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының һәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Ютазы районы бүлекчәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Туган төбәгебезнең, милләтебезнең тарихын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән әлеге күркәм чара милли ризыклар, күчтәнәчләр белән тулы сый-нигъмәтле чәй табыны артында тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International