Ютазы районы халкы өчен бүгенге көндә электрокардиографиянең тәүлеклек мониторингын ачыкларга яхшы шартлар тудырылды

2022 елның 29 марты, сишәмбе

2021 ел ахырында Россиядә сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Урыссу үзәк район хастаханәсенең ЭКГ кабинеты заманча таләпләргә туры килә торган холтер белән тәэмин ителде.
Агымдагы елда файдалануга кертелгән әлеге медицина җиһазы ярдәме белән егермегә якын кеше үз сәламәтлеген тикшерергә өлгерде. Функциональ диагностика табибы Светлана Кошелева сүзләренә караганда, әлеге универсаль рагистратор программасы катлаулырак булса да, ул йөрәк-кан тамыры авыруларын ачыклауда зур мөмкинлекләргә ия.
Үзен Фәрит дип таныштырган 46 яшьлек ир-егет яңа холтер ярдәмендә узган тикшерү нәтиҗәләреннән канәгать калуын белдерде.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең ЭКГ кабинетында берьюлы моңа кадәр юнәтелгән регистраторларны куллануны да дәвам итәләр. Ел башыннан барлыгы 86 кеше тикшерү узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International