Район башлыгы Гражданнарның аерым категорияләренә торак сатып алу өчен 1 729 944 сум күләмендә субсидия бирү турында таныклыкны Гаделшин Максим Евгеньевичка тапшырды.
Аерым казанышлары һәм Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән Урыссу үзәк район хастаханәсе ветераны Юлбарисова Сиринә Миңнегәрәй кызы бүләкләнде.
Социаль яклау бүлеге эшчәнлеге турында хисап белән җитәкче Зәрия Рәшитова чыгыш ясады. Зәрия Әхмәдулла кызы сүзләре буенча, 2021 елда 9590 гражданга 110 миллион сумнан артык суммага социаль ярдәм чаралары күрсәтелгән, 2020 елда бу сумма 104 миллион тәшкил иткән.
Районда балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү турында «Атлант» спорт клубы директоры Александр Карпеев чыгыш ясады.
Бу атнаның төп бурычлары:
- эрегән кар суларын суырту;
- язгы ташуга бәйле вәзгыятьне контрольдә тоту;
- диспансерлаштыру;
- өмәләр үткәрү;
- Ютазы авылында агроконференция үткәрү.
https://vk.com/urussu_official