Завод ветераннарыннан торган «Родники» вокаль ансамбле – «Электросоединитель» АҖ горурлыгы. Бу юкка гына түгел, чөнки төркемдә катнашучылар төрле республика һәм район конкурсларында берничә тапкыр лауреат һәм призер булдылар.
Ансамбльнең шат, тату катнашучылары безне бетмәс-төкәнмәс энергия, оптимизм белән баеталар. Барлык завод концертларында һәм район чараларында аларны һәрчак көчле алкышлар, елмаюлар белән каршы алалар.
Филиалга нигез салынганнан бирле диярлек завод эшчеләре үзешчән сәнгатьтә, район смотрларында һәм конкурсларда актив катнашты. Шулай итеп, заводта 50 елдан артык вокал төркеме эшли, ул тамашачыны лирик һәм халык җырларын башкару белән сөендерә.
2012 елның октябреннән вокаль ансамбль «Родники»дип атала башлады. Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Оксана Җәләева җитәкчелегендәге төркем солистлары репертуарны киңәйтеп, тәҗрибә туплаганнар һәм вокаль конкурсларда 2017 елга кадәр катнашканнар, ә аннары, 2020 елга кадәр алар белән күптән түгел башка шәһәргә күчеп киткән балалар бакчасының музыка җитәкчесе Галина Мальцева эшләгән. Хәзерге вакытта коллектив вакытлыча җитәкчесез калган, шуңа күрә барлык дәресләр һәм чыгышлар да туктатылган.
«Без җырларга бик яратабыз. Төркем составы белән җыелганда күңелебез белән ял итәбез – бу безнең үз-үзебезне иҗади яктан күрсәтү. Без барыбыз да бик дус, шуңа күрә чыгышларыбыз да көйле килеп чыга. Бер-беребезне күрми торсак, сагынышабыз. Ансамбль безнең өчен - үз-үзебезне күрсәтү мөмкинлеге! Шул ук вакытта пенсиядә тормыш башлана гына әле!"- дип сөйләде безгә ансамбльдә катнашучы, заводта 40 елдан артык эшләгән Лидия Исаева.