Хакыйкать гади, аңа таба юл гына катлаулы

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

2020 елның апрелендә Иске Каразирек авылында янгын чыга  -  мәчет яна. Шунысы игътибарга лаек, өч ай эчендә аның урынында яңа, матур бина барлыкка килә, аның манарасыннан моңлы азан яңгырый. Мәчетне торгызуда авыл халкы гына түгел, район, республика, якын-тирә шәһәрләр халкы да ярдәм итте. Бүген мәчетнең эше гадәти ызаннан китте - биредә намазлар, вәгазьләр укыла, Корбан, Ураза гаетләре үткәрелә. Безнең халык тарихына тукталсак, ул беркайчан да үзенең дини асылын югалтмаган. Нинди генә сынаулар ил өлешенә төшмәсен, барлык кирәкле йолалар үтәлгән. XVIII гасыр ахырында нигез салынган Каразирек авылы бу планда искәрмә түгел. Халык санын алу мәгълүматларына караганда, бу җирләрдә көч кулланып чукындырудан качкан татарлар, шулай ук Башкортстанның Туймазы районы Аблай авылы кешеләре килеп урнашкан. Үз вакытында Әхтәм Нәбиев авылдашы Илкам Касыймовның истәлекләрен язып алган, алар бүгенге көндә җирлек елъязмасын тәшкил итә. Аерым алганда, анда болай диелә: «Каразирек авылында мәчет төзелеше турында мәгълүматлар сакланмаган. Әмма өлкәннәр авылда өч мәчет һәм өч мәхәллә булган, диләр. Бу мәчетләрнең берсе авыл клубы буларак 1970 елга кадәр кулланылган. Хәзерге мәчет урынында урнашкан мәчет манарасын коллективлаштыру чорында кискәннәр. Аның имамы Хәмитша хәзрәт була. Аны коллективлаштыру чорында кулга алалар һәм сөргенгә озаталар. Икенче мәчет хәзерге мәктәп бакчасы территориясендә, өченчесе - авыл эчендәге зират янында урнашкан булган".

Әмма, башка тарихи чыганаклар буенча, авылда нибары ике мәчет булган.

 

Тулырак - "Ютазы таңы" газетасында укыгыз.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International