Киңәшмәгә хуҗалык җитәкчеләре һәм баш хисапчылары чакырылган иде, алар арасында Тан ҖЧҖ, Агромир ҖЧҖ, Уңыш ҖЧҖ, Тукай исемендәге ҖЧҖ, Кәрәкәшле ҖЧҖ, Нәбиуллин КФХ һәм Вафауллин КФХлары бар иде. Киңәшмәдә Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин катнашты.
Төп доклад белән районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Андрей Борисов чыгыш ясады.