Хөрмәтле Ютазы районы халкы! Сезне диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе узарга чакырабыз

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Сезне Урыссу үзәк район хастаханәсе поликлиникасында диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүен, шул исәптән COVID-19 яңа коронавирус йогышлы авыруын кичергән пациентлар өчен тирәнтен диспансерлаштыруны узарга чакырабыз.

 

2022 елда 1984, 1985, 1987, 1988, 1990, 1991, 1993, 1994, 1996, 1997, 1999, 2000, 2002, 2003 елларда туган гражданнар профилактик тикшерелү узарга тиеш .

2004, 2001, 1998, 1995, 1992, 1989, 1986, 1983, 1982 елларда туган  һәм өлкәнрәк ютазылыларга ел саен диспансерлаштыруны узарга киңәш итәбез.

 

Диспансерлаштыру нидән гыйбарәт?

1. Анкеталаштыру.

2. Антропометрия (буй, гәүдә массасы, бил әйләнәсе) - гәүдә массасы индексын исәпләү.

3. Кандагы холестерин, глюкозаның һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималы дәрәҗәсен билгеләү: абсолют - 40тан 64 яшькә кадәр; чагыштырма - 18дән 39 яшькә кадәр.

4. Флюорография яки үпкәләрнең рентгенологиясе 2 елга бер тапкыр.

5. ЭКГ башлангыч профилактик тикшерү узганда һәм алга таба 35 яшьтән башлап - елга бер тапкыр.

6. Беренче профилактик тикшерелү узганда күзнең кан басымын үлчәү,  алга таба - 40 яшьтән башлап - елга бер тапкыр.

7. 19, 20, 22, 23, 25, 26, 26, 28, 29, 31, 32, 34, 35, 37, 38 яшьлекләрне фельдшер (акушерка) яки табиб акушер-гинеколог тарафыннан карау.

8. Фельдшер (акушерка) тарафыннан  мазок алынып, 18 яшьтән 64 яшькә кадәргеләрне  диспансерлаштыру узганда - 3 елга бер тапкыр һәм 65 яшьтән (мазок алмыйча) ел саен карау.

9. Аналык җиңсәсе  онкопатологиясе диагностикасы.

10. 40 яшьтән 75 яшькә кадәргеләргә (40,42,444,446,48,52,54,56,58,60,62,64,64,66,68,70,72,74 яшьтәгеләргә) маммография - 2 елга бер тапкыр.

11. ЭФГДС (эзофагогастродододеноскопия) - 45 яшьлекләр өчен (1977 елгылар).

12. ПСА булуга канны тикшерү  (45,50,55,60,64 яшьлекләр).

13. Канның гомуми анализы – гемоглобин, лейкоцитлар, СОЭ (40 яшьтән һәм өлкәнрәкләргә) .

14. Тәрәтне яшерен канга тикшерү - эчәклекнең онкопатологиясен билгеләү (40,42,444,46,48,50,52,54, 56,58,60, 62, 64,65,666,667,67,68,69,70,73,74,74,75 яшьлекләрнең).

 

Яңа коронавирус йогышлы авыруын  кичергән пациентлар өчен тирәнтен диспансерлаштыру түбәндәге тикшеренүләрне үз эченә ала:

1. Тыныч торганда канның кислород белән баетылуын билгеләү.

2. 6 минутлык йөреш белән тест .

3. Спирометрия уздыру (ЭЭМ).

4. Күкрәк читлеге органнарының рентгенографиясе.

5. Канның тулы анализы.

6.Канга биохимик анализ.

7. Кандагы Д-диаметр микъдарын билгеләү.

 

Тикшерү нәтиҗәләре: сәламәтлек төркемен билгеләү, рекомендацияләр билгеләү һәм кирәк булганда диспансер күзәтүенә кую.

 

https://vk.com/urussucrb

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International