Теләсә нинди күчемсез милекне арендага бирүче граждан салымнар түләргә тиеш

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Республикабызның күп кенә гражданнары, фатир яки бүлмәне арендага биреп, өстәмә керем алалар. Әмма мондый керемнәрдән салымнар түләргә кирәк. Мондый керемнәрне законлаштырырга мөмкин булган берничә вариант бар: алынган табышларын күрсәтеп, салым инспекциясенә декларация тапшырырга, үзмәшгуль булырга яки шәхси эшмәкәр сыйфатында салым салуның патент яки гадиләштерелгән системасында теркәлергә.

Ел нәтиҗәләре буенча ул физик затлар кеременә салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш. Алдагы 2021 ел өчен 2022 елда 4 майга кадәр хисап тотарга һәм 15 июльгә кадәр 13% ставка буенча НДФЛ түләргә кирәк. НДФЛны түләп, салым түләүче салым чигерелгән акчаны укуга яки дәвалануга тотарга мөмкин. 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тапшыруның иң уңайлы ысулы – «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International