КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Метеорологик фараз

Начар метеорологик күренеш

 

2022 елның 1 апреленә һава шартларының сизелерлек начарлануы турында

Татарстан Республикасы территориясендә доклад-консультация

 

2022 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыш циклонының актив атмосфера фронты йогынтысында һава шартларының сизелерлек начарлануы көтелә, кар, юеш кар, көньяк районнарда яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бозлавык һәм томан көтелә. Явым-төшемдә һәм томанда күренүчәнлекнең 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк дәрәҗәдә начараячак. Юлларда бозлавык, кар боткасы, урыны белән кар көртләре хасил була.

Һава торышының начараюы атмосфера басымы сизелерлек кимүгә бәйле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International