Ютазылылар - ил сугышчыларына

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Ютазы хатын-кызлары Россия хатын-кызлар берлеге һәм «Татарстан хатын-кызлары» Региональ иҗтимагый оешмасы «Сугышчыга бүләк» акциясендә катнашырга чакыруга җавап бирделәр.

Акциянең асылы илнең махсус операциясендә катнашучы сугышчылар  өчен иң озак саклана торган азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле азык-төлек товарларын җыюдан гыйбарәт иде. Гуманитар ярдәмне җыюда районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре, иҗтимагый оешмалар, бюджет учреждениеләре, эшмәкәрләр һәм шәхси затлар катнашты. Сугышчылар өчен хәйрия тартмалары санаулы көннәр эчендә  җыелган, ә бүген аларны кабул итү пунктыннан Казанга килгән машинага төягәннәр. Кайбер Ютазы райлны хатын-кызлары посылкаларга сугышчыларның тизрәк заданиене үтәп, өйләренә кайтуларын теләгән  хатлар салганнар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International