30 март көнне Буа шәһәрендә "Иң яхшы әйдәман" республика конкурсының финалы узды

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Урыссу гимназиясе укучысы Арина Картушина "Иң креатив әйдәман" номинациясендә җиңүче булды.

 

Без Арина белән әңгәмә кордык, игътибарыгызга зур булмаган интервью тәкъдим итәбез.

~ Арина, конкурста җиңүең белән котлыйбыз. Берничә сорау бирергә теләр идек.

- Котлавыгыз өчен рәхмәт. Бик күңелле .

~ Конкурска әзерлек ничек барды?

 - Әзерлек шактый озак барды. Бу конкурска узган уку елында ук әзерләнә башладык, ул вакытта мин район этабында 2 нче урынны алдым. Әмма быел барысы да күпкә җиңелрәк булды. Без хаталардан арыну буенча эшләдек. Һәм барысы да шактый җиңел узды. Мин үземне ышанычлы хис иттем һәм җиңүемнең бары тик минеке генә булачагын белә идем.

 ~ Конкурсның читтән торып үткәрелә торган этабы турында сөйлә әле. Бу ни дәрәҗәдә авыр булды?

- Читтән торып үткәрелгән этапта без Гөлчәчәк Нәҗиповна белән финалга узу өчен бөтен көчебезне куйдык. Шулай килеп чыкты да! Видеоролик, автор уенының сценариен һәм барлык кирәкле документларны җибәрдек. Нәтиҗәдә, финалга уздым.

~ Республика этабына озак әзерләндеңме?

- Республика этабына әзерлек өчен без Гөлчәчәк Нәҗиповна белән күп көч һәм вакыт сарыф иттек. Хәзер минем бик күп кызыклы эшләрем җыелды.

~  Чыгыш ясау авыр булдымы?

- Җиңел биремнәр булмады. 7 сыйныф һәм әйдәман осталыгы булган үзпрезентация; иҗади номер һәм иң катлаулысы - педагогик ситуацияләр. Вазгыять тәкъдим итәләр һәм синең бу очракта нишләвең турында җавап бирергә кушалар. Минем шундый ситуация булды: "Сез кинотеатрда отряд белән. Сезнең укучыларыгыз шау-шу куптара һәм башка тамашачылар да шау-шуга зарлана. Сез нишләрсез?". Минем өчен бу сорау җиңел тоелды, мин аңа дөрес җавап бирдем.

~ "Вожатый концерты" биремендә нинди номер күрсәттегез? Дулкынландыгызмы?

- Вожатый концертында минем үз автор җырым бар иде. Буага килгәч, җирәбә вакытында 20 номерлы кәгазьне тартып чыгардым һәм бу конкурсның һәр этабында мин соңгы булып чыгыш ясавымны аңлата иде. Ә вожатыйның концерты 3 биремнән торды. Жюри безне гаҗәпләндерергә уйлады һәм соңгы биремдә чыгыш ясаучылар исемлеген кире тәртиптә үзгәртергә карар итте. Мин беренче булып чыгыш ясадым. Бик дулкынландыргыч булды. Мин гитарада уйнадым һәм җыр җырладым. Уч төпләрем тирләде,  бармаклар тыңланмады. Шулай да мин биремне лаеклы башкарып чыктым һәм  бары тик нәтиҗәләр өчен генә дулкынланырга калды. Мин "Татарстан Республикасының иң креатив отряд вожатые" номинациясен яуладым.

~Рәхмәт, Арина. Алга таба да уңышлар телибез.

 

ТР Ютазы районы "Мәгариф бүлеге" МКУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International