Дәртле һәм талантлы артистлар тамашачыларны күңелле җырлары белән сөендерделәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ансамбльдә катнашучылар профессиональ музыкантлар түгел, ә төрле һөнәр ияләре.
Алар буш вакытларында репетиция ясыйлар, үсәләр һәм кызыклы номерлар әзерлиләр.
Ансамбльләрнең җитәкчесе Гүзәл Нигъмәтуллина бу егетләрнең һәм кызларның музыкаль сәләтен таба һәм ача алды.
Концерт бер сулышта узды, тамашачылар башкарудан хозурландылар һәм артистлар чыгышларын кайнар алкышларга күмделәр.
Концерт "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызларының дәртле биюләре белән үрелеп барды.