Каникуллар - ул дәресләрдән, өйгә биремнәрдән, авыр чиректән ял итү мөмкинлеге.
Гадәттәгечә, балалар иҗат үзәге педагоглары тарафыннан төрле юнәлештәге чаралар планлаштырылган иде.
31 март көнне "Яңарыш" паркында балалар өчен "Язгы күңел ачулар" дип исемләнгән уен программасы булып узды.
"Көңгерә", "Каршылыклар полосасы", "Шаян туп", "Җитез ат" уеннары балаларга бик ошады.
Барысы да саф һавада спорт-сәламәтләндерү уеннары уйнадылар.
ТР Ютазы районы "Мәгариф бүлеге" МКУ