Балалар иҗат үзәге базасында "Бөек могҗиза - Гаилә" дигән гаилә конкурсы узды

2022 елның 1 апреле, җомга

Балалар иҗат үзәге базасында "Бөек могҗиза - Гаилә" дигән гаилә конкурсы узды.

Конкурс станцияләр буенча квест формасында үтте, анда катнашучылар гаилә ялының яңа төрләрен, буш вакытларын оештыруның яңа рәвешләрен ачтылар, ата-аналарның һәм балаларның бердәмлеген күрсәттеләр. Катнашучылар өчен күңелле, мавыктыргыч һәм кызыклы биремнәр әзерләнгән иде, аларга барлык гаилә әгъзалары да җәлеп ителде. Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны 4 гаилә алды.

Галимовлар гаиләсе конкурсның абсолют җиңүчесе булды.

Барлык катнашучыларга дипломнар тапшырылды.

 

ТР Ютазы районы "Мәгариф бүлеге" МКУ  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International