Урыссу үзәк район хастаханәсенең актлар залында йомгаклау медицина советы булды

2022 елның 1 апреле, җомга

Кичә Урыссу үзәк район хастаханәсенең актлар залында Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашында йомгаклау медицина советы булды.

Учреждениенең тормыш эшчәнлеге турында төп доклад белән Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова чыгыш ясады. Республиканың барлык районнарындагы кебек үк, Ютазы районы медицина хезмәткәрләре дә бөтен көчләрен һәм белемнәрен яңа коронавирус инфекциясен юк итүгә һәм пациентларның тормышын саклауга юнәлдерде. Әмма демографик хәл мактанырлык түгел: табигый кимү 13,2 промилле тәшкил итә. Үлүчеләр саны рейтингында беренче урында –йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче урында - ковид, өченче урында - онкология. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хисап чорында сабыйлар һәм аналар үлеме теркәлмәгән.

Ютазы районында уртача гомер озынлыгы - 74,5 ел. Барлыгы 167 бала туган.

Район халкының медицина хезмәте белән канәгатьлеге 100% тәшкил итә. Ел дәвамында электрон документ әйләнеше аша 38 мөрәҗәгать керде, алар арасында нигезләнгән шикаятьләр юк.

Йомгаклау сүзе белән чыгыш ясаган район башлыгы Аяз Шафигуллин Ютазы медиклары алдына иң төп бурыч - халыкның үлем-китем санын киметү бурычын куйды.

Чара ахырында иң яхшы медицина хезмәткәрләре ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство бүләкләре, Ютазы районының мактау грамоталары һәм Ютазы районы башлыгының рәхмәт хатлары, шулай ук Урыссу үзәк район хастаханәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International