Ютазы районы аграрийлары зур киңәшмәгә җыелды

2022 елның 3 апреле, якшәмбе

1 апрель көнне Ютазы авылы мәдәният йортында агроконференция узды, анда район авыл хуҗалыгы җитештерүенең актуаль мәсьәләләре – терлекчелек һәм үсемлекчелек буенча фикер алыштылар.

 

Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы Марсель Таһиров, район башлыгы Аяз Шәфигуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Андрей Борисов, авыл хуҗалыгы җитештерүе ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, белгечләр һәм башкалар катнашты.

Язгы кыр эшләре алдыннан мондый очрашулар - аграрчылар эшендә традиция. Алар узган авыл хуҗалыгы елы эшчәнлегенә йомгак ясыйлар, объектив сәбәпләр аркасында да, субъектив сәбәпләр аркасында килеп чыккан эштәге җитешсезлекләрне анализлыйлар. Докладчылар барлык юнәлешләр буенча җентекле мәгълүмат бирделәр, якын киләчәккә бурычлар билгеләделәр һәм киләсе авыл хуҗалыгы елы игенчеләргә һәм терлекчеләргә уңайлы булырга тиеш, дигән ышаныч белдерделәр.

Тулырак мәгълүмат - " Ютазы таңы» газетасында

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International