Үзәк район хастаханәсенең актлар залында узган киңәшмә эшендә район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнаштылар. Коллектив алдында узган елда башкарылган эшләр турында отчет белән Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова чыгыш ясады. Аерым алганда, ул коронавирус йогышлы авыруы вакытында стационарга эләккән пациентларны җентекләп карау нәтиҗәсендә үпкәдәге яман шеш һәм кан яман шеше авырулары ачыклануын ассызыклады. Бу шулай ук район медикларының профессиональлеге күрсәткече, дип ассызыклады районның баш табибы. Пандемия үзәк хастаханә коллективының ныклыгын һәм һөнәри осталыгын сынады.
- Мобильлек һәм үз вакытында оештыру чаралары аркасында без пандемия чорында гаять зур йөкләнешкә дучар булдык, - дип билгеләп үтте Светлана Шакирова, - пациентларны тәүлек буе кабул иттек. Бүгенге көндә халыкны тирәнтен диспансерлаштыру буенча эш алып барыла. Кагыйдә буларак, икенче этап кабат тикшерү белән бәйле. Ягъни, план буенча тикшерүгә килгән кешеләрнең якынча 60-70 процентында теге яки бу авырулар ачыклана. Без аларны исәпкә куябыз, тиешле дәвалау билгелибез.
«Земский доктор» программасы буенча ике фельдшер кабул ителде, алар Урыссу поселогының Солнечный микрорайонында һәм Бәйрәкәтамак авылларында эшлиләр. Исегезгә төшерәбез, Урыссу үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы 353 кеше тәшкил итә, шуларның 54е – табиблар, 164е – урта медицина персоналы. 2021 елда биш табиб – ике терапевт, ике педиатр һәм бер эпидемиолог кабул ителде.