Кичә Әлмәт шәһәрендә узган «Без бергә булганда" Халыкара конкурс-фестивалендә "7 - Нот" вокаль коллективы (җитәкчесе Гүзәл Нигъмәтуллина) тәрбияләнүчеләре, шулай ук ансамбль солистлары катнашты.
Вокаль ансамбльнең яшь талантлары 1 дәрәҗә Дипломант исеменә лаек булдылар.
Ә вокал - соло номинациясендә җиңүчеләр исәбенә солистлар - Нигъмәтуллина Алинә һәм Хәсәнова Эллина керде, алар III дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.