Медицина хезмәткәрләрен тәбрикләү

2013 елның 17 июне, дүшәмбе
Урыссу үзәк хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан киңәшмә узды.
Ютазы районы халкы сәламәтлеген саклауга зур өлеш керткән медицина эшчеләре һәм персоналга Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлоыгының һәм район башлыгының рәхмәт хатларын район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова һәм баш табиб Ренат Фатыхов тапшырды. Җыелучылар, шулай ук амбулатория һәм бүлекләренеңкомпьютер дизайны плакатларының район бәйгесе белән дә таныша алдылар. Урыссу үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге эшен республика бәйгесенә җибәрергә дигән карарга килделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International