“Биредә китаплар яши” - 6 нчы балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен Үзәк балалар китапханәсенә экскурсия әлеге сүзләрдән башланды

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Китапханә хезмәткәрләре балаларны бик җылы каршы алдылар һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим иттеләр. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр зур кызыксыну һәм игътибар белән  китапханәнең ни икәнлеге  һәм китапханәченең кем булуы турында тыңладылар, китапларны ничек сайларга кирәклеген, киштәләрдә китапларның  нинди принцип буенча урнашуын, китап белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр.

Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды. Балаларның  китәсе килмәде, һәм алар китап укырга өйрәнергә һәм өйләренә китаплар алырга вәгъдә бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International