Күптән түгел Бөгелмәдә һәм Октябрьскийда узган чаңгы ярышларында Ютазы чаңгычылары янә сынатмады

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бөгелмәдә 1 апрельдән 2 апрельгә кадәр традицион чаңгыда узышу буенча республика ярышлары үтте. Танылган 44нче "Бөгелмә марафоны" республикабызның 30 шәһәреннән һәм районыннан, Россиянең алты төбәгеннән – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург, Самара һәм Ульяновск өлкәләреннән 700 дән артык чаңгычыны җыйды. Әлеге ярышларда 45 команда чаңгычылары 30, 15, 7, 5, 4 чакрым марафон дистанцияләрендә һәм 1 километр ирекле стиль белән беренчелеккә дәгъвә иттеләр. Әлеге йомгаклау стартлары абруйлы булып тора, республикабызның талантлы яшь спортчыларына бәя бирү булып хезмәт итә. Ютазы узышчыларына килгәндә, аларга уңыш Бөгелмә чаңгы юлында да елмайды. Мәсәлән, 2010-2011 елгы малайлар арасында алтын медальне Искәндәр Латыйпов яулады. Бу чын-чынлап мавыктыргыч алыш булды. Ирекле стиль белән 4 километр дистанциядә ул ышанычлы төстә алда барды, көндәшен зур өстенлек белән җиңде.

Инде икенче көнне үк, 3 апрельдә, күрше Октябрьскийда чаңгы сезоны ябылуга багышланган ачык Беренчелек үтте. «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бу ярышларда да уңышлы чыгыш ясадылар. 2010-2011 елда туган малайлар арасында 2 километрга ирекле стиль белән узышта урыннар түбәндәгечә бүленде:

 

Беренче урынны Искәндәр Латыйпов яулады, икенче – Роман Лукашин, өченче – Илмир Латыйпов. 2004-2005 елда туган яшүсмерләр арасында 5 километр дистанциядә беренче урынны Вильдан Вәлиев алды. Ир-егетләр арасында 5 километр дистанциядә Илмир Латыйпов алтын медаль яулады.

Безнекеләрне белегез, төрле дәрәҗәдәге чаңгы юллары! Ютазы районы үз чаңгычылары белән горурлана, алар тәҗрибәле тренерлар Таһир Гыйздетдинов һәм Илмир Латыйпов җитәкчелегендә районның спорт казанышлары маясын тулыландырудан туктамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International