Район тормышы мәсьәләләре буенча атналык киңәшмә

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Киңәшмә бүләкләү тантанасыннан башланды. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Михаил Васильевич Ларин Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Аерым казанышлары һәм Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә керткән зур шәхси өлеше өчен «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән «Транспорт» ветераннар оешмасы рәисе Шәрифуллин Әнис Хәмидулла улы бүләкләнде.

Бөгелмә урманчылыгы һәм Бөгелмә урман хуҗалыгының 2021 елда һәм 2022 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре турында Бөгелмә урманчылыгының җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова сөйләде.
Безнең районда, Ютазы урта мәктәбе базасында, мәктәп урманчылыгы актив эшчәнлек алып бара һәм республикада иң яхшыларның берсе булып санала. Мәктәп урманчылыгы ел әйләнәсендә эшли. Чаралар ел фасылына карап планлаштырыла. Җылы вакытта урманда практик эшләр башкарыла, тәҗрибә уртаклашу өчен күрше районнарга экскурсияләр үткәрелә. Ютазы мәктәбе территориясендә һәм «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУнең Ютазы участок урманчылыгы чикләрендә укучылар агач үсентеләре утырталар.

Бу атнага төп бурычлар:
- язгы ташу белән көрәш;
- язгы кыр эшләренә әзерлек;
- мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт үткәрү буенча тикшерү;
- Басэт фәнни-җитештерү предприятиесенә бару;
- мәгариф учреждениеләрендә туклану сыйфатын тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International