Элек-электән кешеләр язны үз канатлары очларында кара каргалар алып килә дип санаганнар, шуңа күрә, кар эри башлагач, беренче кар сулары акканда, кошлар килү хөрмәтенә "Карга боткасы" бәйрәме уздырылган.
Бу борынгы йола яз көне үткәрелгән: аның мәгънәсе - яхшы һәм бай уңыш булсын өчен кошларны юмалау, ашату . Бу йола безнең көннәргә дә килеп җиткән.
5 апрель көнне Балалар иҗат үзәгендә "Карга боткасы"бәйрәме үткәрелде. "Яшь талантлар" балалар студиясе театральләштерелгән тамаша белән чыгыш ясады, анда каргалар яз килү турында хәбәр иттеләр, балалар ботка өчен ярма алып килгәннәр иде, җырлар җырладылар. "Сөембикә" һәм "Тургай" бию коллективлары биючеләре тамашачыларга татар халык биюләре бүләк иттеләр.
Юмарт каргалар Язбикәне алып килделәр һәм бу вакытка инде ботка да өлгерде. Ул бик тәмле булган иде, ә хәрәкәтчән уеннардан соң балаларның аппетиты да бик шәп булды.
Яз һәркемгә шатлык, иминлек һәм дөньяга тынычлык алып килсен!
Тэги: #ЭКОвеснаЮтазинскийМР ЮтазинскийМРЭКОвесна2022