5 апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залында Урыссу бистәсенең 75 еллыгына багышланган «Урыссу–йөрәккә якын як» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.
Хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова поселокның тарихы һәм үсеше, аның барлыкка килүендә эз калдырган күренекле якташларыбыз турында сөйләде. Чарада җирле шагыйрьләрнең туган поселоклары турында шигырьләре яңгырады, шулай ук «Туган ягыңны беләсеңме? " дигән викторина тәкъдим ителде. Тематик сәгать барышында «Иске фотосурәтләрдә тарих» дигән видеоролик күрсәтелде.