Ютазы районының яшь пианисты республиканы яулый

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Талантлы яшь пианист Данияр Шәрипов бик җитди республика конкурсында сайлап алу турын узды.

 

"Урыссу балалар сәнгать мәктәбе" фортепиано бүлеге укытучысы Камалиева Әлфия Мөгътәбәр кызы шәкерте, 3 сыйныф укучысы Данияр Шәрипов күп тапкырлар халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурсларында лауреат булды.

2022 елның 16 февралендә ул яшь музыкантлар өчен "Звезды из завтра" республика конкурсында сайлап алу туры узды, анда 300 дән артык катнашучыдан иң яхшы егермесен сайлап алдылар.

Искиткеч нәтиҗә!

18-19 апрельдә, беренче тапкыр Ютазы районыннан, Урыссу балалар сәнгать мәктәбеннән, Бөгелмәдә Данияр яшь музыкантлар өчен "Звезды из завтра " дип исемләнгән республика иҗат программасында катнашачак.

Бу программа Татарстан Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

22 катнашучы Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге LA PRIMAVERA Казан камера оркестры озатуында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International