2-3 апрельдә Казан шәһәрендә «Ютазы Йолдызлары» халык бию ансамбле «5 йолдыз» Бөтенроссия хореография сәнгате фестивалендә катнашты

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

2-3 апрельдә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Абдурахманова Минзилә Мәүзир кызы җитәкчелегендә «Ютазы Йолдызлары» бию ансамбле «5 йолдыз» Бөтенроссия хореография сәнгате фестивалендә катнашты.

Алар соклангыч нәтиҗәләр белән кайттылар.

«Хореография (Халык стильле биюе)» номинациясендә “Күңелле бию” номинациясендә ll дәрәҗә лауреат булды.

Икенче дәрәҗә дипломант исемен «Юнги» эстрада биюе һәм «Зимушка-зима» халык биюе яулады. «Сицилианская тарантелла» халык биюе өченче дәрәҗә лауреаты булды. Сезне конкурста лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз,ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга, теләсә нинди биеклекләрне яулый алуыгызны  телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International