Соңгы вакытта Идел елгасының экологик торышы начарлану күзәтелә: сусаклагычларның дәрәҗәсе кискен кими, су саегу аркасында судноларда йөрү азая, сай җирләрдә, балык үлүгә сәбәп булып, суүсемнәр үсә. Татарстан Республикасында тормышка ашырыла торган «Иделне савыктыру» төбәк проекты чистартылмаган юынтык суларны агызуны киметүгә, Идел елгасының пычрану дәрәҗәсен киметүгә, аның экологик торышын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Гимназистлар, Үсеш ноктасыннан файдаланып, юу чараларының химик үзлекләрен тикшерәләр, сулыкларга тискәре йогынты ясый торган сульфатлар һәм фосфатлар микъдарын билгелиләр, судагы тереклекнең тормыш эшчәнлеге процессларына өске-актив матдәләрнең йогынтысын өйрәнәләр.
Тэги: #ЭКОвеснаЮтазинскийМР ЮтазинскийМРЭКОвесна2022