Узган дүшәмбе, 4 апрельдә, Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә атналык оператив киңәшмә узды.
Анда Башкарма комитет җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары, район предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә, гадәттәгечә, котлау сүзләре белән башланып китте. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен район башлыгы Михаил Ларинга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шулай ук аерым казанышлары һәм Ютазы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Транспорт» ветераннар оешмасы рәисе Әнис Шәрифуллинга «Ютазы муниципаль районына 30 ел» медале белән бүләкләнде.
Аннары киңәшмә агымдагы проблемалар буенча фикер алышу белән дәвам итте. Көн тәртибенә чыгарылган сорау - халыкны диспансерлаштыруны оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе. Урыссу район үзәк хастаханәсендә атна эчендә башкарылган эшләр турында мәгълүмат белән баш табиб Светлана Шакирова таныштырды. Урыссу РҮХнең баш табибы сүзләренә караганда, 9 апрельдән районда маммограф кабул итүе башланачак, балаларга коронавирус инфекциясеннән прививка ясау өчен «Спутник–М» вакцинасы кайтарылган, шулай ук район халкы арасында ревакцинация актив бара. Бүгенге көндә 3800 кеше ревакцинация узган.
Район буенча оператив хәл һәм легаль булмаган хәмер продукциясен ачыклау эше турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге начальнигы Евгений Клещевников сөйләде. Бер атна эчендә бүлеккә урлашулар һәм инцидентлар турында 51 мәгълүмат кергән. Сәүдә нокталарыннан 9 урлашу теркәлгән, 5 юл-транспорт һәлакәте, 6 кыйнау очрагы теркәлгән һәм 1 исерек шофер тоткарланган.
Бөгелмә урманчылыгы һәм Бөгелмә урман хуҗалыгының (Ютазы районы урманчылыгы керә) эш нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасының өлкән дәүләт урман инспекторы-урманчылык җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова таныштырды. Ютазы районында 3 мәктәп урманчылыгының актив һәм нәтиҗәле эшләве куандыра. Урманчылык аларга мәгълүмати ярдәм күрсәтә һәм Бөтенроссия, халыкара конкурсларга әзерләнүдә ярдәм итә. Шулай ук 2021 елда боҗралы ефәк күбәләге санын юк итү һәм бетерү буенча чара үткәрелгән, урманны карау кисү һәм 146,1 га мәйданда санитар кисү башкарылды, шул ук вакытта 12651 куб.м ликвидлы агач әзерләнде.
Бүгенге көннең актуаль темасы – район сәүдә нокталарында беренче чиратта кирәк булган товарларга бәяләр күтәрелде. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина әйтүенчә, көн саен товарларның бәяләре һәм запаслары булу-булмауга мониторинг үткәрелә. Бүгенге көндә социаль әһәмияткә ия булган барлык азык-төлек продуктлары сатуда бар, аларга бәяләр фиксацияләнә.
Шулай ук оператив киңәшмәдә 1 апрельдә башланган чәчү һәм икеайлыкка әзерлек мәсьәләләре дә каралды, димәк, барысы да экологик өмәләрдә катнашачакбыз.
Аннары узган атнага йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча район башлыгы җаваплы кешеләргә тиешле күрсәтмәләр һәм йөкләмәләр бирде.