Бу көннәрдә Ташкичү һәм Хөррият авылларында яши торган пенсионерлар Бәйрәкә табиблык амбулаториясендә медицина тикшерүе уза. Ташкичү авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Наилә Абдуллина хәбәр итүенә караганда, барлыгы 21 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш. Азмобильле гражданнар табиб тарафыннан йорт шартларында киләсе атнада кабул ителәчәк.
Әйтергә кирәк, өлкән буын кешеләрен Бәйрәкә авылында урнашкан медицина учреждениесенә “Демография” милли проектның “Өлкән буын” федераль проекты кысасында район социаль яклау хезмәте транспорты йөртә.