Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән килде:

 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 2022 елның 7 апреленә консультация-кисәтү

 

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 7 апрелендә төнлә һәм иртән урыны белән көтелә:

 

- көчле кар, юеш кар;

 

- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән, кыска вакытлы буран;

 

көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр;

 

- юлларда бозлавык, кар көртләре барлыкка килү, кар боткасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International