Быел Корней Иванович Чуковский тууының 140 еллыгына багышланган балалар китабы атналыгы кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә аның әсәрләре буенча викторина үткәрелде.
Әлеге чарага 1 нче башлангыч мәктәпнең икенче сыйныф укучылары үзләренең укытучылары Алия Ример кызы Сәлимгәрәева белән бергә чакырылган иде. Китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларны язучының биографиясе белән таныштырды, аның ничек итеп балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза башлавы турында сөйләде. "Геройны тап", "Табышмакка җавап тап", «Бу кемнең әйберләре?» уеннарын уйнадылар, Чуковский әкиятләре буенча пазллар җыйдылар. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, язучының әсәрләрен белүләрен күрсәттеләр. Корней Чуковскийның «Муха-Цокотуха», «Айболит» һәм башка күренекле әсәрләреннән өзекләр укыдылар.