2 апрельдә «Минем яраткан әкиятем» Бөтенроссия акциясе старт алды

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

2022 елның 2 апрелендә, Халыкара балалар китабы көнендә, «Минем яраткан әкиятем» Бөтенроссия акциясе старт алды, ул 2022 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Танылган мәдәният эшлеклеләре «культурадляшкольников.рф» порталында үзләренең яраткан әкиятләрен укыйлар һәм укучыларга үзләренең әкиятләрен укырга тәкъдим итәләр.

 

Акциядә катнашу өчен, укучылар  «культурадляшкольников.рф»  сылтамасы буенча узарга, акциягә багышланган видеоролик белән танышырга кирәк.

Акциядә катнашучылар Россия халыкларының әкиятләрен уку видеоязмасын ясарга һәм аны ВКонтакте социаль челтәрендә «культурадляшкольников.рф» хештегы белән урнаштырырга яки видеоны fedina@roskultproekt.ru электрон почта адресына җибәрергә мөмкин.

 

ТР Ютазы районы "мәгариф бүлеге" МКУ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International