Мәдәният йортының үзәк мәйданын төзекләндерү планлаштырыла. Биредә барлык массакүләм чаралар уза, бәйрәмнәр оештырыла, Яңа ел чыршысы куела. Мәдәният йорты каршындагы мәйдан белән «Гаилә» паркын җәяүлеләр зонасы берләштерәчәк. Брусчатка җәю, фонарьлар, эскәмияләр кую, яшелләндерү эшләре көтелә. Район халкын һәм килгән кунакларны Мәдәният йорты мәйданында күңелле сюрприз көтәчәк.
«Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга мәңгелек Дан» мемориаль комплексы территориясендә Җиңү көне уңаеннан биш очлы йолдыз белән Җиңү ордены урнаштырылачак.
«Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы буенча «иске карьерда» пляж төзекләндереләчәк. 2022 елда әлеге эшнең 1 чиратын башкару каралган. Ком катламы җәеләчәк, ятаклар, эскәмияләр, киенү-чишенү бүлмәләре, душ һәм бәдрәф урнаштырылачак.
"Безнең ишегалды" республика программасы буенча, 2022 елда Урыссу бистәсендә 2 ишегалдын төзекләндерү көтелә: Урыссу ур., 24 йорт, Чкалов ур., 33, 35, 37 йортлар. Үзәк урамнарда коеп ясалган декоратив чәчәк савытлары барлыкка киләчәк. Шулай ук яңа клумбалар утыртылачак.
"Татнефть" җәмгыяте ярдәме белән район паркларында һәм скверларында агач утырту дәвам итәчәк.
.jpg)