Биредә төрле яшьтәге рәсем сәнгате сөючеләр җыелды. Рәссам Камилла Коробова белән бергә без язгы натюрморт иҗат иттек.
Наждаклы кәгазьгә төсле акбур белән рәсем төшерү бик җиңел эш булып чыкмады.
Камилла нидән башларга, ничек дөрес итеп рәсемгә караңгы фон өстәргә һәм рәсемдә күләгәләр ясарга кирәклеген аңлатты. Кызыклы һәм файдалы. Һәр рәсем уникаль һәм тере булып чыкты.
Үзебез иҗат иткән искиткеч лалә чәчәкләре кәефләребезне күтәрде һәм безгә яз җитүе турында хәбәр итте.