6 апрельдә Ютазы районы авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелә торган үзешчән сәнгать смотр-конкурсы старт алды. Эшләнгән нигезләмә буенча түбәндәге номинацияләр тәкъдим ителде:
- вокаль ансамбль;
-театр;
-фольклор;
-нәфис сүз;
-хореография;
-конферанс;
-оригиналь жанр.
Смотрны Кәрәкәшле авыл мәдәният йорты һәм Урал һәм Салкын Чишмә авыл клублары ачтылар.
Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга һәм Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы А.Г. Дәүләтгәрәевка смотрны оештыруда, үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Шулай ук "Ак мәчет" Кәрәшле мәчете имам-хатыйбы Ислам хәзрәт Җәлиловка да зур рәхмәт.