Бүген бөтен дөньяда сәламәтлек көне билгеләп үтелә

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Һәрберебезнең сәламәт тәне һәм нык рухы, тулы бер дәүләтнең сәламәт милләтен формалаштыра!

Ютазы районының гомуми белем бирү учреждениеләре Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында түбәндәге чаралар үткәрәләр:

- Урыссудагы 3 санлы мәктәптә бадминтон буенча ярышлар;

- Урыссудагы 2 санлы мәктәптә Сәламәтлек почмагы эшли, анда актив укучылар артериаль кан басымын үлчи, витаминнар тарата һәм динамик паузалар үткәрә.

- "Олимп" спорт мәктәбендә гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында пионербол буенча ярышлар уза.

Бөтендөнья сәламәтлек көне 7 апрельдә билгеләп үтелә. Үз иминлеген, сәламәт тәнен һәм нык рухын кайгыртучы, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга омтылучы һәркем өчен мөһим бәйрәм булып тора, бу исә иҗтимагый сәламәтлекне ныгытуга турыдан-туры йогынты ясый. Быел Бөтендөнья сәламәтлек көне медицина ярдәмен алу өчен тигез мөмкинлекләр темасына багышланачак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы "Һәркем өчен сәламәтлек" принцибын тормышка ашырырга омтыла, сәламәтлек саклау хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген яхшыртырга мөмкинлек бирә торган социаль һәм икътисадый шартлар булдыруга ярдәм итә, шулай ук бу хезмәтләрнең бөтен җирдә һәм барысына да мөмкин булуын кайгырта. Бу - безнең сәламәтлек һәм озын гомеребез. Чыганак:

https://gkb4.medgis.ru/materials/view/vsemirnyj-den-z..

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International