"Сәламәтлеккә - яшел ут!” - менә шундый ялкынлы сүзләрдән акция башланды һәм тәмамланды. Әлеге чарада "Елмаю" СМС-балалар отрядының 7 укучысы һәм Ютазы авылының 15 кешесе катнашты.
Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм шатлык заряды, бик күп уңай эмоцияләр алдылар, үз сәламәтлекләре турында искә төшерделәр һәм үзләреннән башка алар сәламәтлеге хакында беркемнең дә кайгыртмаячагын аңладылар.
Авыл халкы арасында әлеге чараны үткәрүнең кирәклеген ачыклау максатыннан анкета үткәрелде, анда авыл кешеләре аңа карата үз карашларын күрсәттеләр.
https://vk.com/public209530074