Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Космик рейс» дигән мавыктыргыч квест үткәрделәр

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

7 апрель көнне, «Пушкин картасы» проекты кысаларында Үзәк һәм Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган «Космик рейс» дип исемләнгән мавыктыргыч квест үткәрделәр. Балалар ике командага бүленеп, «Сынау», «Планетарий», «Сюрпризлар» станцияләрен уздылар. Уеннарда актив катнашып, балалар игътибар һәм күзәтүчәнлекне тикшерделәр. Мәсәлән, скафандрның барлык өлешләрен геометрик фигуралар: түгәрәк, дүртпочмак, турыпочмак, ромба ярдәмендә җыеп, космос темасы белән бәйле фразеологик әйтемнәрнең мәгънәсен ачтылар, эрудиция күрсәттеләр, күңелле кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International