Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Изге Болгар җыены" тантаналы чарасын әзерләү һәм үткәрү планы расланды.
Әлеге боерыкка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Әлеге документ нигезендә, әзерлек кысаларында Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән татарларны чакыру оештырыла, мактаулы кунаклар исемлеген әзерлиләр, чаралар уздыру объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы торышын тикшерүнең план-графигын эшләячәкләр.
Моннан тыш, Татарстан халык сәнгать кәсәбәчелеге эшләнмәләре ярминкәсен үткәрү, лекцияләр һәм фотокүргәзмәләр, шулай ук "Көрәш буенча дөнья кубогы" ярышларын оештыру һ.б. планлаштырылган.
Февраль аенда Татарстанда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар планы расланды. Май аенда ук Татарстан халкы Болгар музей-тыюлыгында яңартылган "Болгар цивилизациясе музее" экспозициясен карый алачак.
http://yutazy.ru/