Безнең кече дусларыбызга карата булган мәхәббәт, күпләребез өчен, һөнәри эшчәнлекнең нигезе булырга мөмкин. Хайваннар белән бәйле һөнәрләрнең берсе - ветеринария табибы.
Бүген, Ютазы чыгарылыш сыйныф укучылары, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очраштылар. Очрашу башлангыч мәктәп бинасында узды. Кунаклар балаларга уку йорты, андагы эш үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Укучылар сорауларына җавап бирделәр. Сүз уңаеннан, алар барысы да БДИ тапшыру өчен биология фәнен сайлаганнар.
Ютазы район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш табибы Динар Хәкимов балалар өчен Вафауллин Ансель Альберт улы крестьян-фермер хуҗалыгына экскурсия оештырды.
Ансель Альберт улы кунакларны шатланып кабул итте, эш процессы белән таныштырды.
Малайлар һәм кызлар очрашудан бик канәгать калдылар һәм профессиональ ветеринар булу теләгендә тагын да ныграк инандылар !