"Очрашу урыны" йөрәкләрне берләштерә

2022 елның 8 апреле, җомга

Кичә Ютазы районының талантлы һәм музыкаль балалары «Очрашу урыны» иҗади киңлегендә җыелды.

Үзара таныш булмаган мәктәп укучыларын музыка һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтү теләге берләштерде. Балалар музыка уен коралларында уйнадылар, җырладылар.

Мондый очрашулар өлкән сыйныф укучыларының шәхесләрен формалаштыруга һәм үсешенә бик нәтиҗәле тәэсир итә. Фикердәшләр даирәсендә булганда, балалар яшьтәшләре белән аралашуда ныгый бара, максималь дәрәҗәдә үз сәләтләрен күрсәтә һәм бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнә, үз идеяләре һәм күнекмәләре белән уртаклаша.

 

http://yutazy.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International