«Кәрәкәшле» ҖЧҖ һәм “И. Нәбиуллин” КФХ базасында район аграрчыларының күчмә семинар-киңәшмәсе узды

2022 елның 8 апреле, җомга

Бүген игенчеләрнең барлык фикерләре язгы кыр эшләрен уңышлы башкаруга юнәлдерелгән, һава шартлары уңай булса, бу авыл хуҗалыгы коллективларының эш нәтиҗәләрендә чагылыш табачак. Димәк, аларның табышларында да. Хуҗалыкларның тотрыклы икътисадына икмәк уңышыннан, тулы кыйммәтле азык базасыннан башка, шуның нәтиҗәсе буларак, терлекләрнең продуктлылыгыннан башка килеп булмый. Семинар 2022 елның беренче кварталында терлекчелек эшенә йомгак ясауга һәм узган кышлату эшендәге җитешсезлекләрне бетерүгә, тулаем районның авыл хуҗалыгы производствосының конструктив үсешенә бәйле бурычларга багышланды. Башка сүзләр белән әйткәндә, терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларының барлык аспектлары турында фикер алыштылар. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов җитәкчелегендә узган семинар эшендә авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, Россельхозүзәкнең Ютазы филиалы баш агрономы һәм башкалар катнашты. Семинарның практик өлешендә аграрийлар «Кәрәкәшле» һәм «Урал» җәмгыятьләренең орлык складларында, машина-трактор паркларында булдылар, анда авыл хуҗалыгы техникасының әзерлек сызыгына куелган орлык материалы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International