Урыссу үзәк район хастаханәсендә методик ярдәм күрсәтү максаты белән Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Мөхәрләмова һәм табиб-статистик Юрий Аржанов булып китте

2022 елның 8 апреле, җомга

Кичә Урыссу үзәк район хастаханәсендә методик ярдәм күрсәтү максаты белән Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Резеда Мөхәрләмова һәм табиб-статистик Юрий Аржанов булып китте.
Башкала белгечләре онкологик ярдәм күрсәтү белән бәйле актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә игътибар итте. Ахырда Урыссу үзәк район хастаханәсе табиблары һәм урта медперсонал белән үткәрелгән киңәшмәдә Резедә Әдһәм кызы яман шеш авыруыннан үлемнең безнең районда гына түгел, ә бөтен республика буенча арту сәбәпләрен атады. «Шуларның берсе - авыруларны соңгы стадияләрдә ачыклау. Чөнки диспансерлаштыру һәм диагностика вакытында дефектларга юл куела. Онкоавыру булуга шикләнеп карау, диагностика һәм дәвалау алгоритмнарының үтәлеше юк”, - дип ассызыклады табиб-онколог.
Яман шеш диагнозы белән Урыссу үзәк район хастаханәсендә барлыгы 529 кеше исәптә тора. Шуларның 66,7 проценты - 1 һәм 2 стадиядә. Агымдагы елның узган ике аенда исәпкә 6 кеше алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International