Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Районда кадрлар барын да хәл итә
2013 елның 18 июне, сишәмбе
Узган эш атнасы ахырында утырышлар залында яшь кадрлар резервына кертелгән кешеләргә тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырылды.
Соңгы вакытта районыбызның квалификацияле кадрларга кытлык кичерүе сер түгел. Әлеге проблема җирле үзидарә органнарында да кискен тора. Озак вакыт архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы һәм баш белгече вакант булып калды, инфраструктура үсеше бүлегенә кадрлар сайлау белән катлаулылыклар булды. Район җитәкчелеге бүген яшь белгечләрне җәлеп итү буенча актив эш алып бара. Вакант вазифаларга яшьләр эзләүдә кадрлар хезмәте һәм башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге белгечләре Октябрьский шәһәре уку йортларына бардылар – алар төзелеш техникумында һәм нефть көллиятендә булдылар. Нәтиҗә буларак – бүген ике белгеч инде муниципалитет структурасында эшли. Моннан тыш, яшь белгечләрне социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатында бюджет учреждениеләре һәм җирле үзидарә органнары яшь белгечләренә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү турында положение эшләнде һәм расланды. Шулай ук бу юнәлештә башкарма комитет тарафыннан күрелгән чараларның берсе булып районда кадрлар резервын оештыру максатында күптән түгел үткәрелгән тестлаштыруны атарга мөмкин. 35 яшькә кадәрге яшьләргә тестлаштыру уздыру өчен районга консалтинг фирмасы белгечләре чакырылды. Тестлаштыру максаты гади – актив тормыш позициясе булган яшь, талантлы белгечләрне чакыру. Тест биремнәрен 76 кеше, шул исәптән, 30 – сәнәгать предприятиесе һәм 46 бюджет учреждениесе белгече үтәде. Тест нәтиҗәләре буенча, 44 яшь кеше сайланды, аларның 23е – сәнәгатьчеләр. Икенче этапта аларга әңгәмә узарга кирәк булды, аның нәтиҗәләре буенча бары 12 кеше сайланды. Алар кадрлар резервына кертелде дә инде.
Узган җомгада район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов кадрлар резервының яңа составына сертификатлар тапшырды. Муниципаль хезмәткәр эше, дип билгеләп үтте ул, иҗади эшчәнлеккә омтылучы актив кешеләр өчен, хакимияттә эшләү тәҗрибәсе дә уникаль, ул һәрвакыт һәм һәр җирдә кирәк булачак. Чара ахырында Андрей Николаевич яшьләргә проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм тестның яхшы нәтиҗәләре белән котлады.
P.S. Унике кадрлар резервында катнашучының икесе яңа вазифаларга билгеләнгән инде.
Светлана Служаева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз