"Сыйныф сәгате «Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Азнакай районара Тикшерү идарәсенең юстиция капитаны, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Р.М. Яруллин белән “Балигъ булмаганнарның җинаять җаваплылыгы" темасына узды. Хокук бозуларны профилактикалау отрядында торучы балалар – Урыссуның 3 санлы мәктәбе укучылары җинаять һәм административ җаваплылык башлана торган яшь турында тулы мәгълүмат алдылар, "өлкәннәр сәясәте” нәрсә булуын һәм ни өчен анда катнашырга кирәкмәвен, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре нәрсә булуы турында белделәр. Рөстәм Мөдәрис улы алкоголь, тәмәке зыяны, 71-ТРЗ номерлы закон турында искә төшерде.