Бүген, 8 апрель көнне, хокук бозуларны профилактикалау отряды балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор - Полухина Кристина Сергеевна белән «Элемтәдә бул» дигән класс очрашуы үткәрделәр.
Балалар балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторының эше турында белделәр - ул тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләрнең яшәү урыннарына, мәктәпләргә һәм уку йортларына йөрүе турында сөйләде. Хокук бозучылар белән генә түгел, аларның әти-әниләре, укытучылары, опекуннары белән дә профилактик әңгәмәләр үткәрә. Очрашу дустанә шартларда узды.
ТР Ютазы районы "мәгариф бүлеге" МКУ