Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Хакимият белән диалогта – әһәмиятле проблемалар хакында
2013 елның 18 июне, сишәмбе
Атна башында район башлыгы Рөстәм Нуриев иҗтимагый оешмалар һәм сәяси партияләрнең җирле бүлекчәләре вәкилләре белән очрашты: очрашу барышында бүгенге көннең актуаль сораулары тикшерелде.
Халык тарафыннан җәмәгатьчеләргә җиткерелгән сораулар яңгыраганчы район башлыгы Р. Нуриев кыскача башкарылган эшләр һәм киләчәккә бурычлар белән таныштырды. Аерым алганда, авыл хуҗалыгына тукталып, Кәрәкәшле, Бәйрәкә һәм Иске Каразирек авылларында сөт танк-суыткычлары куелуы планлаштырылуын, моның шәхси ярдәмче хуҗалыклардан сөт кабул итүгә булышачагын һәм чимал сыйфатын сакларга ярдәм итәчәген билгеләп үтте. Моннан тыш, район хуҗалыкларында җиде терлекчелек бинасы реконструкцияләнә. Сүз мәдәният объектларын һәм күп фатирлы йортлар төзү, мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү турында да барды. Нуриев шулай ук бүген тудыру бүлеге бинасын тиешле ремонттан соң музыка мәктәбенә һәм балалар иҗаты үзәгенә тапшыру вариантлары эшләнүен ассызыклады. Тудыру бүлеге хастаханә бинасында булачак. Бу Урыссу үзәк район хастаханәсе чараларын оптимальләштерү йөзеннән эшләнә, “артык квадратлар” тоту бюджет дефицитына китерә.
- Юллардагы чокырларны ремонтлауга язын 1 миллион сум сарыф ителде, әлеге юнәлештәге эшкә тагын 500 мең сум файдаланасы бар, - дип билгеләп үтте башлык. Якын киләчәктәге планнарда үзәк тимер юл аркылы чыгу урыны аша Жуков урамына тротуар салу, Островский урамындагы юлга вак таш җәю. Күптән түгел предприятиеләр көче белән Пушкин урамы төзекләндерелде. Көзен миләш агачлары утырту күздә тотыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык элек утыртылган агачлар реестрга кертелгән һәм мең ярым яшь үсентедән тулаем алганда бары 15-20 данә генә юкка чыккан. Урыссулыларның газоннарны таптау гадәте булмавы куандыра. Бары берничә “кирәк” сукмак кына салынган, алар якын көннәрдә асфальтланачак. Глобаль бурычлар – Урыссу ГРЭСын яңарту мәсьләсе, энергия ресурсларына тарифларны оптималь дәрәҗәдә саклау, Урыссу җылылык челтәрләрен муниципаль милеккә тапшыру. Иҗтимагый оешмалар вәкилләре җиткергән сораулар арасында – Пушкин скверын төзекләндерү мөһимлеге, “Зайди-ка” кибете янындагы таучыкны тиешле дәрәҗәгә китерү, халык өчен “Исән калу мәктәбе” оештыру. Анда потенциаль гадәттән тыш хәлләр вакытында үзеңне тоту дәресләре, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша психологик тренинглар һәм лекцияләр оештырылырга тиеш. Гомуми йорт ихтыяҗларына килгәндә, район башкарма комитеты вәкилләре катнашында өстәмә очрашу уздырылачагы әйтелде.
Роза ИСКӘНДӘР
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз