10 апрельдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Абдурахманова Минзилә Мәүзир кызы җитәкчелегендә «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле «Россия киләчәге» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында катнашты. Бәйге Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелде. Безнең “йолдызчыклар” «Халык биюе» номинациясендә -10-12 яшьлекләр) l дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Һәм шуларга өстәп, Минзилә Мәүзир кызы Рәхмәт хаты һәм "Иң яхшы җитәкче"Дипломы белән бүләкләнде. Бу бүләк үзе турында үзе сөйли. Сезне җиңүегез белән котлыйбыз!
.jpg)