2022 елның 7-9 апрелендә Чирмешән авылында "Чирмешән" универсаль спорт залы бинасында "Космонавтика көне”нә һәм "Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы”на багышланган бокс буенча VII Республика турниры узды. Ютазы авылында тренер Добрин В. Н. җитәкчелегендә “Олимп” спорт мәктәбенең "Бокс залы" спортчылары
мактаулы урыннар яуладылар!
2 урында - Зәбиров Рамил - 36 кг авырлык категориясе
2 урында - Заһидуллин Әким - 40 кг авырлык категориясе
3 урында Баһавиев Илдан - 27 кг авырлык категориясе
3 урында Шаһимәрданов Ратель - 34 кг авырлык категориясе
Барлык балаларга да яңа үрләргә ирешүләрен һәм тукталып калмауларын телибез. Алар һәр җиңү белән көчлерәк була бара!