Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2009 елгы яшүсмерләр арасында А. А. Алиев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры узды

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

9 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә 2007-2009 елгы яшүсмерләр арасында А. А. Улеев истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча ачык республика турниры булып узды.

Турнирда Татарстанның төрле төбәкләреннән, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Түбән Новгород өлкәсеннән, Мари Элдан һ. б. 200дән артык спортчы катнашты.

Безнең спортчылар лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр:

Солтанбәков Ратмир - 1 урын;

Зәйнуллин Искәндәр - 2 урын

 

Афәрин, көрәшчеләр! Киләчәктә дә уңышлар телибез!!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International